Татарстан Республикасында 2025 елда хуҗалыклар тарафыннан 10 млрд сумлык диярлек 2200 берәмлектән артык техника сатып алынган — нәтиҗәдә, тракторларның 2,5%ы, ашлык җыю комбайннарының 3,3%ы һәм азык җыю комбайннарының 4,5%ы яңартылды.
“2026 елга тракторларның кимендә 3%ын , ашлык җыю комбайннарының 4%ын һәм азык җыю комбайннарының 5%ын модернизацияләү бурычы куелды. Паркны модернизацияләү буенча максатчан күрсәткечләргә ирешү өчен мөмкин булган барлык ташламалы лизинг программаларын һәм дилерлар акцияләрен кулланырга тәкъдим итәбез”, - диде Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров.
Агымдагы чорның беренчел бурычы итеп министр техниканы 2026 елгы кыр эшләренә әзерләү мәсьәләләрен билгеләп үтте. Ремонт сезоны барышында 9000 трактор, 3300 комбайн, 9600 чәчү һәм туфрак эшкәртү машинасын ремонтларга кирәк булачак.
Барлык авыл хуҗалыгы техникасы комплексын торгызуга якынча 6,5 млрд сум кирәк булачак. Бүгенге көнгә хуҗалыклар тарафыннан 2,2 млрд сумлык запас частьләр сатып алынган, бу тиешле күләмнең 34%ын тәшкил итә.
Марат Җәббаров хуҗалыклар һәм агрохолдинглар җитәкчеләрен, ремонт срогы тоткарланмасын өчен, запас частьләрне вакытында сатып алырга өндәде. “Дилерларда бүген запас частьләрнең кирәкле күләме бар, шуңа күрә алар белән тыгыз хезмәттәшлек итүегезне, шулай ук чит ил запас частьләренә гаризалар бирүне тизләтүегезне сорыйм, чөнки кайбер позицияләр буенча үтәү вакыты өч айга кадәр җитәргә мөмкин. Моннан тыш, маркетплейс мәйданчыкларыннан кирәкле запас частьләр сатып алу өчен файдаланырга киңәш итәбез, чөнки алар шулай ук хуҗалыклар ихтыяҗларын тәэмин итә ала”, - дип өстәде министр.
Язгы кыр эшләрен вакытында башкару өчен тракторлар, туфрак эшкәртү һәм чәчү агрегатлары 15 мартка тулысынча ремонтланып бетәргә тиеш.