Хөрмәтле Татарстанлылар, кадерле авыл хезмәтчәннәре!
Сезне чын күңелдән Яңа ел белән котлыйм! Иң элек, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә зур рәхмәтемне җиткерәсем килә. Сез, кырларда һәм фермаларда армый-талмый хезмәт итеп, республика халкын сыйфатлы азык-төлек белән тәэмин итәсез. Сезнең хезмәтегез нәтиҗәсендә Татарстан мул уңышларга ирешә, яңа казанышларга ышанычлы адымнар ясый. Быел республика амбарларына 4,5 млн. тоннадан артык ашлык кайтты. Татарстан тарихында беренче мәртәбә майлы культураларның тулаем җыемы 1 млн. тоннага җитте. Сөт җитештерү буенча лидерлыкны ышанычлы рәвештә нык тотабыз.
Безнең авыл хуҗалыгы ярминкәләренә актив йөргән һәм мондагы продукциянең сыйфатын бәяләгән шәһәр халкына аерым рәхмәт әйтәсе килә. Без авыл хуҗалыгы продукциясенә ихтыяҗ булуын күрәбез, һәм бу безне яңа проектларга һәм инициативаларга рухландыра.
Яңа елда без авыл хезмәтчәннәренә ярдәм итү, яңа технологияләр кертү, авыл инфраструктурасын үстерү буенча эшләрне дәвам итәчәкбез. Авыл хуҗалыгын үстерүдә һәм республиканың азык-төлек иминлеген тәэмин итүдә бергәләп тагын да зуррак уңышларга ирешә алуыбызга ышанам.
Татарстанның барлык халкына нык сәламәтлек, бәхет, иминлек, муллык һәм барлык башлангычларыгызда уңышлар телим! Яңа ел котлы булсын!
ТР Премьер-министры урынбасары –
ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры М.А. Җәббаров