"Мәрхәмәт йорты"нда яшәүчеләр сөт продуктлары алачак

2026 елның 14 гыйнвары, чәршәмбе

Быел гыйнвар аенда Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты картлар һәм инвалидлар өчен булган «Мәрхәмәт йорты» интернат-йортын үз карамагына алды. Комбинат даими нигездә интернат-йортта яшәүчеләрне сөт продуктлары – үзенең «Очень важная корова» сәүдә маркалы йомшак эремчек һәм ряженка белән бушлай тәэмин итәчәк. Ай саен хәйрия товарлары белән тәэмин итү күләме 130 килограммнан артыграк булачак.

Зеленодольскида 120 кеше даими яшәү һәм күзәтү астында булу өчен исәпләнгән акыллы палаталы яңа типтагы махсуслаштырылган интернат-йорт 2025 елның октябрендә «Гаилә» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проекты буенча ачылды. Анда туганнары каравыннан мәхрүм калган өлкән яшьтәге кешеләр, авыр диагнозлы, деменциядән интегүче пациентлар һәм урында ятучы авырулар яши. Биредә яшәүче иң яшь кешегә - 47 яшь, иң өлкәненә - 93 яшь.

Исегезгә төшерәбез, комбинат Татарстанда социаль ярдәм программаларын комплекслы рәвештә гамәлгә ашыра. Предприятие хатын-кызлар һәм балалар өчен булган Казандагы «Колыбель» һәм Зеленодольскидагы «Мамино Гнездышко» приютларын даими нигездә сөт продукциясе белән бушлай тәэмин итә, сөт продуктларын Анжела Вавилова исемендәге фонд хосписына да тапшыра, Нурлат балалар йортында тәрбияләнүчеләргә, шулай ук Зеленодольск, Буа һәм Чистай районнарында Бөек Ватан сугышы ветераннарына ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International