Чарада рекордлы санда катнашучылар булды. Быел съездга Россиянең 43 төбәгеннән 200 кеше килгән иде. Чараны Органик игенчелек берлеге оештырган.
Татарстан Республикасыннан быел чарада «РСМЦ «ТЕСТ-ТАТАРСТАН» АҖенең сертификацияләү органы җитәкчесе Сергей Гогин, «ОРГАНИК БИОСИСТЕМАЛАР» ҖЧҖ компаниясе директоры Руслан Абдреев, «Биопрепаратлар» фәнни-җитештерү институты» ҖЧҖ компаниясе директоры Римма Ибәтуллина һәм Органик продукция компетенцияләренең төбәк үзәге җитәкчесе Валерий Гогин катнашты.
"Без шулкадәр кешене күрербез дип көтмәгән идек. Сез башкарган эшләрне күреп, без моның никадәр мөһим булуын аңлыйбыз", - диде Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Кече агробизнесны үстерү идарәсе башлыгы Бибарсова Рената.
Съездда «Органик игенчелек дөньясы» яңа мәгълүмати-статистик җыентыгының беренчел белешмәләрен тәкъдим иттеләр. Пленар өлеш барышында Органик игенчелек берлеге идарәсе рәисе Сергей Коршунов тармак үсешенең төп юнәлешләрен билгеләп үтте. Ул билгеләп үткәнчә, Россиядә органик авыл хуҗалыгы җирләре мәйданы өч миллион гектарга җиткән. Әмма, уңай динамикага карамастан, сектор базарда барлык катнашучыларының бергәләп хәл итүен таләп итүче каршылыклар белән очраша.
Чара кысаларында органик продукция җитештерүчеләргә дәүләт ярдәме күрсәтү буенча тәкъдимнәр турында фикер алыштылар. Россия авыл хуҗалыгы министрлыгы белән багланышлар мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде. Фикер алышу йомгаклары буенча съезд резолюциясе әзерләнә, ул Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгына, Дәүләт Думасына, Федерация Советына җибәреләчәк.
Съездда шулай ук органик игенчелекнең агротехнологик мәсьәләләре һәм үсемлекләрне яклауның һәм тукландыруның биологик чараларын куллану мәсьәләләре буенча фикер алышулар узды.
Съездның формаль булмаган өлеше быел фикердәшләрне аралашу өчен берләштерде, чын мәгънәсендә органик продукция бәйрәме узды, илебезнең төрле төбәкләреннән тәмле, файдалы һәм табигый органик ризыкларны дегустацияләделәр, акыллы органик VR-ферманың мөмкинлекләрен күрсәттеләр.