ЯҢАЛЫКЛАР


12
декабрь, 2023 ел
сишәмбе

Комбинат Казанда 101 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә  бәйрәм ясады. Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты «Обнимама идет в гости» (“Обнимама кунакка бара”) акциясен яңадан башлап җибәрде. Шушы көннәрдә предприятие Казанның Киров районында урнашкан 101 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен бәйрәм оештырды. Бу рус, татар һәм инглиз телләрендә дәресләр алып барыла торган полилингваль балалар бакчасы, анда компенсацияләү юнәлешендәге  төркемнәр бар. Хәзер балалар бакчасына 400 бала йөри, шулардан   25  -  сәламәтлек   мөмкинлекләре чикле бала. 
 


9
декабрь, 2023 ел
шимбә

Казан дәүләт аграр университетында игенчелектә туфракның  адаптив-ландшафт системаларын гамәлгә ашыруга багышланган түгәрәк өстәл утырышы узды.  
 


8
декабрь, 2023 ел
җомга

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына һәм эшкәртүчеләргә 2023 елның 1,2,3 кварталында тотылган чыгымнар  өлешен каплауга «Кече һәм урта эшкуарлык субъектларын акселерацияләү» федераль проекты кысаларында 2023 елда  федераль бюджеттан финанслашу  башкарыла  торган  субсидияне бирү буенча сайлап алу уздыру  өчен гаризалар кабул итү турында игълан итә.  

 


7
декабрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Кичә “Татарстанның агробизнес кадрларын  яңадан әзерләү институты” («ТИПКА») өстәмә  һөнәри белем бирү   федераль дәүләт бюджет белем бирү учреждениесендә «Агросәнәгать комплексына идарә итү» темасына квалификация  күтәрү программасы буенча Татарстан  Республикасы  Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының муниципаль районнардагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары өчен уку курсы    башланды.  
 


6
декабрь, 2023 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш сәфәре белән Арча муниципаль районында булды. Берничә объектны карап чыккач, ул Авыл хуҗалыгы хезмәткәре көненә багышланган тантаналы чарада катнашты. 
 

Министрлыкта агросәнәгать комплексының хөрмәтле ветераны Сабирҗан Бәхтияровны 65 яшьлек юбилее белән котладылар. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы павыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов, Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының  Ветераннар советы рәисе Марс Алиев катнашты.

Татарстан Республикасында бөртеклеләрне урып-җыю кампаниясе нәтиҗәләре буенча быелгы сезонда «Август-Агро» ИК авыл хуҗалыгы товар  җитештерүчеләре арасындагы рейтингта беренче урынны алды: барлыгы 318 мең тоннадан артык ашлык суктырылган, шуның 307 мең тоннасы көзге һәм язгы бодайга туры килә. Бер гектардан  уртача уңыш 29,4 центнер булган. Бу - төбәк дәрәҗәсендә гомуми уңыш күләменә зур өлеш кертү.  Корылык аркасында киеренке сезон булуга да карамастан, республика аграрийлары 3,7 млн тоннадан артык ашлык җыеп ала  алдылар.
 


5
декабрь, 2023 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына Кытай Халык Республикасыннан бизнес-делегация килде. Эшлекле очрашу Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә узды. Анда шулай ук министр урынбасарлары Дмитрий Яшин һәм Гелүс Баязитов, инвестицион сәясәт һәм максатчан программалар бүлеге башлыгы Рүзәл Исхаков һәм «Рацин» АҖенең проект офисы башлыгы Ләйсән Мәлләмова катнашты.
 

Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты 2023 елның 9 аена йомгаклар ясады. Предприятиенең төп күрсәткечләренең шактый  артуы  күзәтелә.  Зеленодольск сөт  эшкәртү комбинатының әзер продукциясен чыгару күләме 137,5 мең тонна тәшкил итә. Аерым алганда, комбинат «Очень важная корова» бренды   продуктларын 31,5 мең тонна чыгарган. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, үсеш 29,3% тәшкил итә. Шулай ук предприятие «Обнимама» бренды белән 6,8 мең тонна продукт җитештергән, бу 2022 елның тугыз аена караганда 2%ка күбрәк. Федераль сәүдә челтәрләре өчен комбинат 9,5 мең тонна продукт җитештергән. Бу узган елның шул ук чорына караганда 9,8%ка күбрәк.
 


4
декабрь, 2023 ел
дүшәмбе

Узган атнада волейбол буенча ярышларның төркем этабы узды. Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында матчлар «Триумф» спорт комплексы мәйданчыгында узды.
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International