Традиция буенча Татарстан Республикасының хезмәт династияләрен котладылар

2024 елның 27 апреле, шимбә

Халыкара хезмәтчәннәр теләктәшлеге көне алдыннан һәм Гаилә елы кысаларында Казан Кремленең Кунаклар  каршылау  залында Татарстан Республикасының хезмәт династияләрен котлау тантанасы узды. «Татарстанның данлы хезмәт династияләре» тантаналы чарасы Татарстан Республикасы һөнәр берлекләренең быелгы Беренче Май акциясе рәвешләренең берсе булды.

Россия  Федерациясе агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан республика оешмасы исеменнән быел ветеринар  Йосыповлар династиясе тәкъдим ителде, аларның гомуми хезмәт стажы 150 ел. Тантанада Россия  Федерациясе   агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан республика оешмасы рәисе Фәридә Гарифуллина һәм Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гелүс Баязитов ихлас  рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

Йосыповлар династиясенең һөнәри казанышлары ветеринария фәннәре өлкәсендә бер генә ачыш белән билгеләнми.  Фамилиягә нигез салучы  ветеринария фәннәре докторы, фәнни-тикшеренү эшләре буенча директор урынбасары Расыйх Йосыпов һәм әйдәүче фәнни хезмәткәр Гөлфия Ильясова күп еллар ветеринария иммунологиясе һәм вирусология өлкәсендәге эшләнмәләргә үзләрен  багышладылар.  Токсикологик, радиацион һәм биологик иминлекнең федераль үзәге, өлкән Йосыповларны гына   берләштереп калмыйча, династияне дәвам итүчеләргә дә һөнәри тормышка юл ача.  Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан  Республикасы  Дәүләт премиясе лауреаты, дистәләгән фәнни мәкаләләр авторы, биология фәннәре докторы, өлкән фәнни хезмәткәр Галия Йосыпова да талантлы әтиә-ниләре  юлыннан  китә.

Бүгенге көндә ул шулай ук Н.Э. Бауман ис. Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясенең башлангыч һөнәр берлеге  оешмасының актив лидеры булып тора. Аның  оныгы  - Үзәкнең фәнни хезмәткәре Солтан Айрат улы  да фәнни ветеринария юлын сайлаган, ул оешмада Яшь галимнәр советына җитәкчелек итә һәм Россия  Федерациясе   агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан республика оешмасы  әгъзасы булып тора. Гомуми 150 еллык  хезмәт стажы дәвамында династия вәкилләре көчле фәнни нигез һәм федераль үзәкнең кадрлар потенциалын булдырганнар. 

Россия  Федерациясе  агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан оешмасы рәисе Фәридә Гарифуллина, Йосыповлар нәселен сәламләп, “Үз гомерләрен авыл хуҗалыгына багышлаган кешеләр нык хезмәт сөючәнлеккә, көчле ихтыяр көченә һәм зур сабырлыкка ия, алар республиканың гына түгел, ә илнең дә икътисадый үсешенә нигез салучылар”, дип,  рәхмәт белдерде.
 
 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International