Татарстандагы Россия авыл хуҗалыгы банкы (Россельхозбанк) вәкиле агросәнәгать комплексын финанслау турында сөйләде

2024 елның 6 мае, дүшәмбе

Агымдагы елда Татарстан Республикасының агросәнәгать секторын үстерүгә Россельхозбанк 7,7 млрд сум акча җибәргән, бу узган елдагыдан  6%ка күбрәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган брифингта Россельхозбанкның Татарстан төбәк филиалы директоры Ләлә Кудерметова хәбәр итте.
Ул билгеләп үткәнчә, аның 7,5 млрд сумы ташламалы кредитлау программасы кысаларында бирелгән. 
“Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең заем акчаларына ихтыяҗы тулысынча канәгатьләндерелә. Сезонлы кыр эшләрен финанслауга 6,8 млрд сум акча бирелгән. Филиалның төбәк базарында сезонлы эшләрне кыска сроклы ташламалы кредитлау сегментындагы өлеше 57 % тәшкил итә, шул исәптән кече  хуҗалыкларга (МФХ) кредитлар  бирү буенча 83% чамасы”, – дип хәбәр итте ул журналистларга.
Моннан тыш, Ләлә Кудерметова ташламалы кредит бирүдәге үзгәрешләр, агросәнәгать  комплексы предприятиеләре өчен СВОЕ экосистемасы мөмкинлекләре һәм «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасын тормышка ашыру турында сөйләде.
Әйтергә кирәк, Программа гамәлгә кергәннән бирле бөтен Россия буенча 100 меңнән артык гаилә авыл ипотекасыннан файдаланган. Программаның төп операторы буларак, Россельхозбанк ил халкына, гомумән алганда, 250 млрд сум күләмендә  ярдәм күрсәткән. 
Татарстанда республиканың 4500 гаиләсе үзләренең торак шартларын яхшырткан. Авыл ипотекасы гамәлгә кергәннән бирле банк татарстанлыларга гомуми суммада  12,5 млрд сум  финанс ярдәме күрсәткән, шуның 1,5 млрд сумы бу елда бирелгән. 
Моннан тыш, республиканың 1500дән артык гаиләсе ташламалы шартларда үзләренең йорт-җирләрен  төзекләндергән, шуның 500дән артыгы – быел. 
 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International