Апас фермеры гөмбә үстерә

2013 елның 21 марты, пәнҗешәмбе

Апас районының Кормаш авылыннан Илдар Кавиев гөмбә  үстерү турында очраклы гына ишеткән, аннан соң инде кызыксынып китеп өйрәнә башлап, бүгенге көндә күпләп гөмбә җитештерү белән шөгыльләнә. Ел әйләнә кибет киштәләреннән гөмбә өзелми диярлек. Урманнан җыелмаганын беләсең, тик биредә түгел, гел каядыр еракта үстерәләр дип уйлыйсың. Бактың исә аны гап-гади авылның элекке ферма бинасында да үстереп була икән. Ишекне ачып кергәндә, бозаулар мөгрәп каршы алыр дисәм, ә анда серле караңгылык, стеналар полиэтилен белән уратылган, җылы дымлы һава һәм тезелеп киткән капчыклар. Урамдагы аклыктан, яктылыктан соң караңгыга килеп кергәч, күз камаша, игътибар белән карагач кына капчыкларның тышына ябышкан гөмбәләрне күрәсең. Башта урмандагыдай һәр гөмбәгә куанган идем, ә анда капчык-капчык гөмбә булып чыкты. Ничек үстерәләр икән аларны, инде серенә төшенеп карыйк.

Иң элек салам туратыла һәм аны махсус мичкәгә салып өч сәгать кайнаталар. Бу җайланманы Илдар Кавиев лизинг-грант буенча сатып алган. Бу вакыт эчендә барлык микроблар үлеп бетә, салам йомшара, пешкәкләнә. Суынып тиешле температурага җиткәннән соң 300 кг саламга 16 кг исәбеннән гөмбәнең споралары (яралгылары) кушыла. Янәдән болгатканнан соң полиэтилен капчыкларга тутыралар. Бу эшләрнең барысы да агрегатка көйләнгән. Бер капчыкның авырлыгы якынча 12 кг. Алар башта инкубаторга урнаштырыла. Монда уртача температура 18 градус. Режимны төгәл сакларга кирәк. Мәсәлән, температура 26дан югары икән, гөмбә бер көндә үсеп, тиешле зурлыкка җитәргә  мөмкин. Ләкин ул вакытта аның сыйфаты начар, файдалы матдәләре аз була. Егерме көннән соң капчыклар төп залда урын алалар. Гөмбә якынча бер айда үсә. Капчыкта баштарак 3-4 миллиметрлы 12 тишек тишә торган булсалар, соңрак аларның санын 24кә җиткергәннәр.

«Тәҗрибә күрсәткәнчә, тишекләр ешрак булган саен, гөмбәнең тишелеше күбрәк. Бер куакта 400 граммнан алып 600 граммга хәтле гөмбә була. Бу уртача күрсәткеч. 1кг 200 граммлылары да очрый», – ди биредә эшләүче Ләйсән Бикбаева. Ул, гөмбәләрне җыеп, махсус тартмачыкларга 300 грамм итеп тутырып, үзләренең ярлыкларын ябыштыра. Кибетләргә әнә шулай итеп әзерләп җибәрәләр. Гөмбәне башлыча күпләп алып китәләр, аерым сатып алучылар килсә дә бормыйлар. «Бер капчыктан ике тапкыр уңыш алырга мөмкин, диләр белгечләр. Шулай да икенче каты күпкә кайтыш була, алай эшләү отышлы түгел», – дип тәҗрибәсе белән уртаклашты Ләйсән.

Җитештерү – бер, аны сату да зур осталык сорый. «Аллага шөкер, гөмбәнең һәркайсын урнаштырып барабыз, сорау күп, – ди Илдар Кавиев. – Вак-вак үстерүчеләр очраштыргаласа да, Татарстанда бу юнәлештә эшләүче фермерларны белмим». Исәпләре киләчәктә эшне тагын да ныграк җәелдерү. Бу аларның әле гөмбә үстергән беренче генә кышлары икән.

«Шәһри Казан»

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International