Бүген Россия авыл хуҗалыгы академиясе Татар авыл хуҗалыгы фәнни-тикшерү институты базасында яшь галимнәрнең “Галимнәрнең инновацион эшләнмәләре – Россия агросәнәгать комплексы” темасына Рауис Гареев истәлегенә багышланган Россиякүләм фәнни-гамәли конференция узды.
Фәнни форумда ТР Премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Россия авыл хуҗалыгы академиясе вице-президенты, академик Иван Савченко һ.б катнашты.
Марат Әхмәтов килгән кунакларны, катнашучыларны сәламләп фәнни форумны ачып җибәрде. Ул әлеге киңәшмәнең ни дәрәҗәдә актуаль һәм мөһим булуын азсызыклады. Ул яшь белгечләр белән күбрәк эшләргә кирәклегенә дә игътибар юнәлтте. “Бергә тырыш хезмәт куйганда гына алдыбызда булган бурыч һәм максатларыбызга ирешә алачакбыз”,- диде ул. Чыгышы ахырында министр киләчәктә дә югары үрләр яуларга, тырыш хезмәт куярга чакырды.
Иван Савченко үз чыгышында РФ галимнәренең уңышлары турында сөйләде, яңа сортлар турындагы мәгълүматларга тукталды.
Пленар утырышта галимнәр тарафыннан Россиянең хәзерге игенчелек үсеше, агроэкосфераның техногенез шартларына яраклашу мәсьәләләре каралды. Конференциядә катнашучылар терлек азыгы җитештерү, игенчелек, хәзерге шартларда биологик куркынычсызлыкны үстерү мәсьәләләренә игътибар бирделәр.
Алга таба конференциядә катнашучылар үз эшчәнлекләрен 2 секциядә дәвам итте. Үсемлекчелек, игенчелек, орлыкчылык һәм терлекчелектә азык җитештерү секцияләре эшләде.