21 мартта Санкт-Петербург шәһәренең ОАО "ЛенЭкспо" мәйданында авыл хуҗалыгы кооперативларының I Бөтенрәсәй җыены ачылды. Әлеге ике көнлек чараның оештыручылары булып Россиянең авыл хуҗалыгы министрлыгы, Россия үзәк союзы, Россия крестьян (фермер) авыл хуҗалыгы кооперативлар ассоциацясе, Россия кооператив ассоциацияләре һәм союзлары тора.
Чараның эшчәнлегендә төрле регионнан килгән авыл хуҗалыгы министрлык вәкилләре, авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт күсрәтүче, авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин итүче кооперацияләр, шулай ук чит ил кооператив берләшмәләреннән вәкилләр дә катнашыр дип көтелә.
Әлеге җыенда Татарстан делегатлары да катанаша. Аның составына ТР Премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуаҗылыгы һәм азык төлек министры Марат Әхмәтов, министр урынбасары Шәүкәт Сөнгатов, Татпотребсоюз идарәсе рәисе Мәхмүт Фаттахов, ТР фермерлар, крестьян хуҗалыклары Ассоциациясе рәисе Камияр Байтемиров, Кукмара, Зәй, Питрәч районнары авыл хуҗалыгы кооперивлары җитәкчеләре дә бар. Делегатлар җыен кысаларында узачак семинарларда, киңәшмәләрдә, күргәзмәдә, “түгәрәк өстәл”дә һәм башка чараларда катнашачак.