Тәтеш районында республиканың ун районынннан җыелган терлекчеләр үзләренең белемнәрен арттырдылар

2013 елның 20 марты, чәршәмбе

2013 елның 20 мартында Тәтеш районының “Авангард” хуҗалыгында узган семинарда сөт ферамларында оештыру процессын яхшырту һәм биологик чиста продукция булдыру турында сүз барды.

Чарада ТР “Республика ветеринар лабораториясе” директоры Финсур Әхмәтов, ТР Министрлар Кабинетының баш ветеринария идарәсе бүлек җитәкчесе Дамир Хөснетдинов, хуҗалык ветеринарлары һ.б. катнашты.

Семинарда катнашучыларны Тәтеш районының башкарма комитеты җитәкчесе Радик Нургалиев сәламләде. “Югары күрсәткечләр сөендерә. Игенчелектә дә терлекчелектә дә алга китеш бар. Ә бүгенге очрашуда продукциянең сыйфаты турында күбрәк мәгълүмат тупларга кирәк”, - диде ул.

Әлеге киңәшмәнең төп максаты - хуҗалыкларга һәм ветеринария берләшмәләренә баш санын арттыру һәм югары сыйфатлы продукция булдыруда практик һәм методик ярдәм күрсәтү. Биологик чиста продукция бүген югары бәяләнә.

Һәрбер хуҗалык сөтнен сыйфатын яхшырту өчен тырышырга тиеш. Мәсәлән, тәтешләрдә әлеге күрсәткеч 80% булса, Чүпрәле районында - 48%, ә Кама Тамагында - 50% тәшкил итә. Шунысын да әйтергә кирәк, бүгенгесе көндә республикада субсидия бары тик югары сыйфатлы сөткә һәм бозауларның тууы узган елдан ким булмаган очракта гына бирелә.

Финсур Әхмәтов үзенең чыгышында яхшы, бөтен таләпләргә туры килердәй сыйфатлы продукцияне бары эре мөгезле терлекне тиешенчә ашаткан очракта гына алырга мөмкин булуын әйтте.

Терлекчелеккә бәйле сорауларга фильм аша җавап бирелде. Чарада катнашучылар азыкның сыйфаты һәм файдасы турында, эре мөгезле терлекләргә профилактик чаралар, дәвалау ысуллары һәм башка бик күп файдалы мәгълүматлар туплады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International