Сабанда сайрашмасаң, ындырда ыңгырашырсың

2013 елның 22 марты, җомга

20 март көнне Актаныш районының “Таң” хуҗалыгында язгы кыр эшләренә әзерлекне бәяли торган семинарда авыл хуҗалыгында хезмәт куючы инженерлар, агрономнар, икътисадчылар, хуҗалык рәисләре, фермерлар гына түгел, муниципаль район башлыгы вазифаларын башкаручы Фаил Камаев җитәкчелегендә аның урынбасарлары да катнашты. Әлеге күләмле, язгы кыр эшчәнлегенең  барлык мәсьәләләрен үз эченә алган семинарны район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Д.Харисов җитәкчелегендә идарә белгечләре, “Таң” хуҗалыгы белән берлектә оештырганнар иде. Семинар ике көнгә ниятләнгән.

 Чара дүрт өлештә үткәрелде: катнашучылар, төркемнәргә бүленеп, машина-трактор паркы, амбар алды, азык утары һәм терлек торакларында булдылар, “Таң” хуҗалыгында әлеге һәр юнәлештә эшләр ничек куелганлыгын карадылар.  Авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләренең алдагы еллар тәҗрибәләренә нигезләнеп, шул ук вакытта, нинди яңа алымнар кулланып, теге я бу тармакта уңышка ирешергә мөмкинлеген гамәли рәвештә күрсәтеп, тәкъдим итүләрен карады, киңәш-фикерләрен тыңладылар.

Нидер таләп иткәнче башта хезмәт кешесенә эш уңайлыклары булдыру зарур. Бу нисбәттән, “Таң” хуҗалыгында ирешелгәннәрне семинарда катнашучылар үз күзләре белән күрделәр. Остаханәдә файдаланылмый, бер кирәксез булып яткан бүлмәдән хезмәтне саклау урыны хасил иткәннәр.

- Язгы кыр эшләре алдыннан безнең хуҗалыкларда тагылма техникалар – җир эшкәртү, чәчү агрегатларына  ремонт төгәлләнде. Хуҗалыкларга 1 апрельгә кадәр тракторларны төзекләндереп бетерү таләбе куелган иде –бу эш тәмамлану алдында. 16 нчы марттан техник күзәтүләрне башлап җибәрдек,- дип башлады сүзен Актаныш авыл хуҗалыгы идарәсенең механизация буенча консультанты  Н.Сәлимгәрәев. Алга таба ул,аерым тукталып, кайсы хуҗалыкта нинди эшләр башкарылуы белән таныштырды.

Чәчү әйләнеше, район басуларында экологик чиста продукция үстерү алымнары турында, чәчәсе орлыкларның тишелеш дәрәҗәсе, терлекләргә азык туплауда кабатланмаска тиешле ялгышлар, яңа туган бозауларны караучылардан хезмәтләренә җитди караш,һ.б. бик күп мәсьәләләр хакында сүз булды.

Семинарның рәсми өлеше Такталачык авылы мәдәният йортында дәвам итте. Күптән түгел район башлыгы вазифаларын башкаручы Ф.Камаев Белорусиядә булып, андагы авыл хуҗалгы тармагы эшчәнлеге белән танышып кайткан иде. Анда күргәннәре хакында әзерләнгән документаль фильмны иң элек семинарда катнашучыларга күрсәтеп, үзенең тәэсирләре белән уртаклашты Фаил Мисбах улы.

Гамәли семинар ахырында, бик әһәмиятле һәм күләмле чарага йомгак ясап, Актаныш муниципаль район башлыгы вазифаларын башкаручы Фаил Камаев:

-    Алда язгы чәчү, кыр эшләре көтә. Бу җаваплы чорда тырышып, вакытында һәм тиешле югарылыкта башкарып  чыгу кирәк чәчүне, - дип алга бурыч-максатларны тагын бер кат барлады.

21 нче март көнне, семинарның дәвамы буларак, “ТаңҖЧҖ базасында хуҗалыкларның яшь механизаторлары, яшь терлекчеләр, амбар, машина-трактор паркы мөдирләрен укытулар оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International