Актаныш муниципаль районының хужалык җитәкчеләре катнашында семинар-киңәшмә узды. Семинар “Ташкын” хуҗалыгында башланды, аның төп темасы терлек азыгы әзерләүгә багышланды.
Сүз ТРда авыл хуҗалыгының бүгенге торышы, киләчәккә күзаллаулар, “Казан” агропромпаркы эшчәнлеге, Универсиадага планнар, Россия аграр партиясенең ТРдагы бүлеге эшчәнлеге турында барачак.
Бүген Мәскәү Үзәк ипподромында Россия президенты бүләгенә Х нчы тапкыр ат чабышлары уздырылачак.
Быел Буа районында комбайннар парады белән бергә сабанчылар конкурсы да үтәчәк. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, “Россельхозүзәк”нең Буа районара бүлеге, дәүләт техника күзәтчелеге инспекциясе белгечләреннән торган комиссия бу эшне 4 июльгә төгәлләргә планлаштыра.
Агымдагы елның 1 июленә бирелгән оператив мәгълүматлар буенча Татарстанда 409652 т печән әзерләнгән.
Шәхси һәм фермер хуҗалыкларына терлекләр һәм кошлар баш санының өчтән бер өлеше туры килә.
Нурлат муниципаль районы игенчеләре уҗым культураларын урып-җыюга инде 10–15 июльдә үк төшәргә планлаштыралар.
Бүгенгесе көндә Татарстанда бер баш терлеккә шартлыча 6,2 центнер терлек азыгы әзерләнгән. Республика буенча 377,8 мең т азык туры килә.
Россиянең шикәр җитештерүчеләре берлеге «2012 нче елда Россиянең чөгендер игүче иң яхшы хуҗалыгы» дигән конкурс игълан иткән иде. Аңа нәтиҗәләр ясалып, 18-20 нче июнь көннәрендә Орел шәһәрендә җиңүчеләрне билгеләгәннәр.
Бүгенге көндә район буенча хуҗалыкларда 3 мең 546 тонна печән, 9 мең 500 тонна сенаж әзерләнгән.