Бүген Мәскәү Үзәк ипподромында Россия президенты бүләгенә Х нчы тапкыр ат чабышлары уздырылачак.
Әлеге чарада катнашучы чиста токымлы атлар өчен төп бүләк фонды – 10 млн. сум тәшкил итә. Шунысын да әйтергә кирәк, килгән кунаклар һәм җан атучылар 7 тапкыр ат чабышы күрү бәхетенә ирешә алачак. Шуларның берсендә исә, борынгы Россия Орлов токымлы атлар чабышы да булыр дип көтелә.
Татарстан республикасыннан да 3 чабышкы катнашачак. Алар арасында Казанның “Актай” ат спорты клубының Морис Арч исемле айгыры, СК “Тимерхан”нан Флай Мэйкер исемле айгыр һәм Гуд Реди Мани исемле бия төп бүләккә көч сынашыр дип көтелә.