Татарстанда авылдагы кече хуҗалык вәкилләре 500 меңнән артык гектар җир белән идарә итә. Шәхси һәм фермер хуҗалыкларына терлекләр һәм кошлар баш санының өчтән бер өлеше туры килә, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы.
Авылларда кече хуҗалыклар тулай авыл хуҗалыгы продуктының 50 проценттан артыгын җитештерә.
Авыл эшмәкәрләренә республика һәм федераль бюджеттан ярдәм күрсәтелә. Шулай итеп, ТР да “Эш башлаучы фермер” һәм “Гаилә терлекчелек фермасы” федераль программалары уңышлы гамәлгә куела.
Мисал өчен, бүгенге көндә Кукмара районында 42 югары технологияле гаилә фермасы бар, аларның яртысы сөтчелек фермалары. Гомумән алганда, бу фермерлар 1,5 мең баш мөгезле эре терлек, шул исәптә 600 савым сыеры асрый.
Ел ахырына кадәр районда 60 тан артык гаилә фермасы эшләячәк.
Татар-информ