Буа районында комбайннар парады белән бергә сабанчылар конкурсы да үтәчәк

2013 елның 1 июле, дүшәмбе

Быел Буа районында комбайннар парады белән бергә сабанчылар конкурсы да үтәчәк. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, “Россельхозүзәк”нең Буа районара бүлеге,  дәүләт техника күзәтчелеге инспекциясе белгечләреннән торган комиссия бу эшне 4 июльгә төгәлләргә  планлаштыра. График буенча бүген ул “Авангард” агрофирмасында, “АгроНур” җәмгыятендә, иртәгә  “Дружба”да һәм “Ямбулат”та, берсекөнгә “Нива”да, аннан башкаларында үтәчәк. Сынаудан фермер хуҗалыклары да  читтә калмаячак – аларның комбайннарына да шундый ук таләпләр куела. Техник төзеклеге, янгын сүндергечләр, медицина аптечкалары, сәнәк-көрәкләр, ком-су, кошма белән  тәэмин ителеше, герметиклыгы буенча хилафлыклар булмаган комбайннарга комиссия тарафыннан эшкә рөхсәт биреләчәк, ә җитди җитешсезлекләр ачыкланганда, кабат тикшерү үткәреләчәк.

Сабанчылар конкурсы буенча техник әзерлек, комплектлаштыру белән бергә сукалау сыйфаты да исәпкә алына. Монда сабаннарны алтөрәннәр белән комплектлаштыру уңай нәтиҗә бирәчәк. Ә механизаторлар өчен кызыксындыру чаралары эшләргә кирәк. Белгечләргә эшкәртү төрләре күләмен билгеләргә һәм шуңа туры китереп, агрегатларны әзерләргә кирәк.

Шушы көннәрдә генә “Кыят” җәмгыятендә хуҗалыклар җитәкчеләре, агрономнары, инженерлары катнашында  комбайннарны, туфракны төп эшкәртү агрегатларын әзерләү буенча семинар-уку да оештырылды.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге консультанты Рәис Юнысов “ДОН-1500” комбайны  мисалында төзекләндерүнең, көйләүнең барлык нечкәлекләрен аңлатты. Көйләү мәйданчыгында тракторга, сөрү агрегатына булган таләпләргә җентекле тукталды. 

– Һәр җитәкче-белгеч быелгы  корылык шартларында үстерелгәнне бернинди югалтуларсыз җыеп алуны беренче планга куярга тиеш. Моның өчен хәлдән килгәннең барысын да эшләргә кирәк, - диде муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Даутов үсентеләргә булышу мөмкин булган участокларда авыруларга, корткычларга каршы эшләү белән бергә микроэлементлар, үсеш стимуляторлары куллану кирәклеген дә искәртте.

Идарәнең җитештерү-маркетинг бүлегенең игенчелек буенча  консультанты Хәмит Гыйматдинов әйтүенчә, бүгеннән 2014 елга чәчү мәйданнары структурасын эшләргә кирәк.

Рәис Юнысов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлегенең механикалаштыру буенча консультанты:

- Уракта район буенча 154 бөртек җыю комбайны эшләячәк. Бу берсенә 345 гектар мәйдан туры килә, дигән сүз. Норма тиешледән зуррак, шуңа да югары җитештерүчәнлекле комбайннарны ике сменада эшләтү  мәслихәт. Һәрберсенә  таныклыклары булган ике комбайнчы беркетергә кирәк. Ындыр табакларының үткәрү дәрәҗәсе кимүгә юл куймау максатында һәр хуҗалыкта анда хезмәт куячак бригадалар, ындыр табагының тәүлек дәвамында эшләрлек итеп, бүгеннән төзелергә тиеш.

Туфракны төп эшкәртүдә  басу-кырларны 1800 гектар җитештерүчәнлек белән 200ләп агрегат иңләячәк, дип хәбәр итә район хәбәрчеләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International