“Татар-информ” МАда “Казан” агросәнәгать паркы эшчәнлегенә багышланган матбугат конференциясе була

2013 елның 1 июле, дүшәмбе

Агымдагы елның 2 нче июлендә сәгать 11.00 да, “Татар-информ” МАда “Казан” агросәнәгать паркы эшчәнлеге” темасына матбугат конференциясе була.

Студия кунаклары – агросәнәгать паркы территориясендә эшли торган “Фермер” авыл хуҗалыгы кооперативының авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алу һәм сату бүлеге башлыгы Эльвира Мифтахетдинова һәм Россия аграр партиясенең ТРдагы бүлеге рәисе, “Мирас” авыл хуҗалыгы кооперативы җитәкчесе Руслан Мифтахетдинов.

Сүз ТРда авыл хуҗалыгының бүгенге торышы, киләчәккә күзаллаулар, “Казан” агропромпаркы эшчәнлеге, Универсиадага планнар, Россия аграр партиясенең ТРдагы бүлеге эшчәнлеге турында барачак.

Татар-информ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International