2013 елның 12 декабрендә Россия Федерациясе Конституциясе көнендә 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр Россия Федерациясе Президенты кушуы буенча дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында гражданнарны гомумроссия кабул итү көне уздырыла.
«Бигеш» халыкара аэропорты аша «Тукай нәсел репродукторы» ҖЧҖга Нидерландтан 56592 баш 2 партия тәүлеклек нәселле чебешләр кайтарылды, дип хәбәр итә Россельхознадзорның ТР буенча идарәсе.
10 декабрьдә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында Иҗтимагый совет комиссиясенең «Сөт тармагына дәүләт ярдәме механизмнары турында» дигән темага утырышы булды.
14 декабрьдә Казанда яңа ел алды авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак. Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләренең продукциясен (яшелчә, ярма, он, шикәр, сөт продуктлары, ит, ашлык һ.б.) шәһәрнең 4 районында оештырылган 5 мәйданчыкта сатып алырга мөмкин булачак.
2014 елның 19 – 21 февралендә Казанда “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәгендә Идел буе Агросәнәгать форумы узачак, аның кысаларында 17 нче Халыкара махсуслаштырылган “Агрокомплекс: Интерагро. Анимед. Идел буе фермеры” күргәзмәсе һәм 14 нче махсуслаштырылган “Волгапродэкспо” күргәзмәсе үткәреләчәк.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, министр урынбасарлары Ришат Хәбипов, Илдус Габдрахманов, ТәлгатьТаһирҗанов, Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе ректоры Галимҗан Кәбиров, Казан дәүләт аграр университеты ректоры Җәүдәт Фәйзрахманов, Россия «ТатНИИСХ РАСХН» ДФУ директоры Марсель Таһиров, «Агросила групп» ЯАҖ генераль директоры Илдар Гимадеев, «Ак Барс» ХК ААҖ генераль директоры Иван Егоров, «Сетевая компания» ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев, «Татмелиорация» ТК ААҖ генераль директоры Әнвәр Залаков, «Сервис-Агро» ҖЧҖ генераль директоры Габделхәй Кәримов, «Татагролизинг» ААҖ генераль директоры Азат Җиһаншин һәм Татарстан Республикасының муниципаль районы башлыклары составындагы делегация Белоруссия Республикасына эш визиты белән килделәр.
Үсемлекчелек, химияләштерү һәм үсемлекләрне яклау департаменты директоры Петр Чекмарев әйтүенчә, быел, алдан бәяләүләр буенча, ашлык өчен гомуми кукуруз җыемы рекорд дәрәҗәсендә булыр дип көтелә. Соңгы күрсәткечләрдән күренгәнчә, ашлык өчен кукуруз 2,1 млн. га мәйданнан ягъни урып-җыю мәйданының 89,1%ыннан сугарылды (2012 елда – 1,9 млн. га, 2011 елда – 1,2 млн. га). 11,3 млн. тонна ашлык (2012 елда – 8,3 млн. тонна, 2011 елда – 5,3 млн. тонна) суктырылды. Уңдырышлылык 52,9 ц/га (2012 елда – 44,5 ц/га, 2011 елда – 42,9 ц/га) тәшкил итте. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, кукурузның уңдырышлылыгы Россиядә бу культураны үстерү тарихында беренче мәртәбә шундый рекорд күрсәткечләр бирде. Моннан тыш, гомуми җыем 1990 елдагы уңышка караганда 4 тапкыр артыграк һәм 2012 елдагыдан (8,2 млн. тонна) 35,8%ка күбрәк.
10 декабрьдә II Бөтенроссия авыл кооперативлары съездына әзерләнү чаралары кысаларында Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы «Авыл хуҗалыгы кредит кооперациясе – авылда кооператив төзелеш лидеры» конференциясен уздыра.
2013 елның 12 декабрендә Россия Федерациясе Конституциясе көнендә 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр Россия Федерациясе Президенты кушуы буенча дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында гражданнарны гомумроссия кабул итү көне уздырыла.
Агымдагы елның 6 декабрендә Түбән Кама районында бер үк вакытта югары технологияле ике гаилә фермасы ачылды, дип хәбәр итә Түбән Кама мериясы матбугат хезмәте.