Ачыклык стандартлары

2013 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе

10 декабрьдә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында Иҗтимагый совет комиссиясенең «Сөт тармагына дәүләт ярдәме механизмнары турында» дигән темага утырышы булды.

Утырышта катнашучылар сөт тармагының инвестиция җәлеп итүчәнлеге, Дәүләт программасы чараларына дәүләт ярдәме буенча йөкләмәләрнең үтәлеше турындагы мәсьәләләр хакында фикер алыштылар.

Сөйләшүләрдә бюджет акчалары кытлыгы шартларында тармак эчендә финанс ресурсларын бүлү төп темага әверелде.

Терлекчелек һәм нәсел эше департаменты директоры Владимир Лабинов хәбәр иткәнчә, сөт терлекчелегендә инвестиция активлыгын дәвам итү максатларында, 2014 елдан башлап Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 8 еллык инвестиция кредитларын 15 елга кадәр озайту һәм алар буенча 100% рефинанслау ставкасын субсидияләү планлаштырыла. Бу максатлар өчен 2014 елда 2,3 млрд. сум акча биреләчәк.

Сөт җитештерү базарында катнашучылар фикеренчә, Россия Федерациясендә бюджет чыгымнарын гомуми кыскартушартларында сөт хуҗалыкларының табышлылыгын саклап калу бик мөһим. Шул ук вакытта, заманча яңа терлекчелек комплексларын модернизацияләүгә һәм төзүгә инвестицияләр җәлеп итүне субсидияләнә торган 15 еллык кредитлардан башка гамәлгә ашыру мөмкин түгел.

Департамент башлыгы утырышта катнашучыларны министрлык әлеге юнәлешкә бюджет ассигнованиеләрен арттыруга ирешәчәк дип ышандырды, агымдагы елда да Дәүләт программасы буенча чыгымнарны арттыру өчен ел уртасында хөкүмәт тарафыннан өстәмә рәвештә 42 млрд. сум акча бүлеп бирергә дигән карар кабул ителде, дип хәбәр итә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International