Татарстанга 2 партия тәүлеклек нәселле чебешләр кайтарылды

2013 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе

«Бигеш» халыкара аэропорты аша «Тукай нәсел репродукторы» ҖЧҖга Нидерландтан 56592 баш 2 партия тәүлеклек нәселле чебешләр кайтарылды, дип хәбәр итә Россельхознадзорның ТР буенча идарәсе.

12 декабрьдә 28296 баш тагын бер партия чебешләр кайтару планлаштырыла. Кайтарылган чебешләрне тикшерү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, алар йөртү документларында күрсәтелгән белешмәләргә туры килә, чебешләр клиник яктан сәламәт, аларны Россиягә кертү Россельхознадзор тарафыннан рөхсәт ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International