ЯҢАЛЫКЛАР


27
август, 2014 ел
чәршәмбе
Бүген “Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты (ДПО ТИПКА)” Федеральдәүләт бюджет мәгариф учреждениесендә “Республика шартларында шепкән җитештерүнең перспективалары” темасына киңәшмә узды.
Кичә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Тәтеш районына эш сәфәре кылды, анда ул яңа күпфатирлы йортны тапшыруда катнашты һәм район активы белән очрашты. Очрашу райлн Мәдәният йортында булды.

26
август, 2014 ел
сишәмбе
Көндезге сәгать икедә Алексеевск авылында Фәрит Мөхәммәтшин авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру һәм кече хуҗалык рәвешләрен үстерү мәсьәләләре буенча быел өченче зона киңәшмәсе ачты, анда ун районнан район, авыл җирлекләре башлыклары, авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр катнашты, алар арасында Чирмешән, Аксубай, Әлки, Чистай районнары белән рәттән башка районнар вәкилләре дә бар иде.
Санкт-Петербургта 23 августтан 31 августка кадәр «Агрорусь – 2014» XXIII Халыкара агросәнәгать күргәзмәсе узачак. 26 августта «Ленэкспо» күргәзмә комплексының үзәк сәхнәсендә аны ачу тантанасы булачак.

25
август, 2014 ел
дүшәмбе

Барлык республика проектларын уңышлы гамәлгә ашыру Татарстан икътисадының тотрыклылыгына бәйле. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Баулы муниципаль районы активы белән очрашуда әйтте. Президент белән бергәТатарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе ӘсхатьСәфәров, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов йөрде.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив мәгълүматыннан күренгәнчә, республикада 1054,8 мең га мәйданда бөртекле һәм кузаклы культуралар җыелган, бу фаразның 68%ын тәшкил итә.
Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Дмитрий Юрьев кошчылыкка дәүләт ярдәме мәсьәләсе буенча тармак берлекләре һәм авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр катнашында чираттагы киңәшмә уздырды.
Балтач муниципаль районының Смәел аылында Ветеринария көнен бәйрәм итүгә багышланган чара узды.

23
август, 2014 ел
шимбә
2014 елның 23 августы күрсәткечләренә караганда, Татарстан Республикасында 962 мең га, ягъни барлык мәйданның 62%ында ашлык суктырылган. Җыелган ашлыкның гомуми күләме 2,1 млн. тонна тәшкил итә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.
Бүген Россия Федерациясе Премьер-министры Дмитриий Медведев Курск шәһәрендә урып-җыюның барышы һәм авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүне арттыру чаралары турында киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы Илдар Халиков катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International