Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Дмитрий Юрьев кошчылыкка дәүләт ярдәме мәсьәләсе буенча тармак берлекләре һәм авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр катнашында чираттагы киңәшмә уздырды.
Исегезгз төшерәбез, узган ел йомгаклары буенча ит өчен кош җитештерү тере үлчәмдә 5,3%ка арткан. Тулаем Россия буенча 2008-2012 елларга авыл хуҗалыгын үстерү буенча дәүләт программасын биш ел гамәлгә ашыру чорында ит өчен терлек һәм кош җитештерү 33 %ка арткан. Аеруча кошчылык алга киткән, аның үсеше 83 % тәшкил итә.
Дмитрий Юрьев хәбәр итүенчә, кыска вакыт эчендә дә без үзебезнең дуңгыз һәм кош ите белән импортны каплый алабыз.«Әмма кошчылык һәм дуңгызчылык өлкәсен үстерү буенча яңа проектларны субсидияләү мөмкинлеген 2018 елга кадәр озайтырга кирәк», - дип өстәде министр урынбасары.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Икътисад һәм АПКга дәүләт ярдәме департаменты директорыАнатолий Куценко, ведомстволарга Дәүләт программасын корректировкалак буенча тәкъдимнәр әзерләнде, диде, алар, өстәмә ресурс тәэминатын исәпкә алып, кош итен читтән кертүне 667 мең тоннага киметәчәк.
Киңәшмәдә катнашкан тармак бкрләшмәләре белгечләре һәм авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләре азык һәм энергия тотымына чыгымнарны компенсацияләү мөмкинлеген карарга тәкъдим иттеләр.
Киңәшмә йомгаклары буенча Дмитрий Юрьев, кошчылык буенча яңа проектларны караганда өстенлекне Россиянең дуңгызчылык һәм кошчылык җитештерү болай да алга киткән үзәк районнарына бирергә түгел, ә ашлык җитештерү җитәрлек дәрәҗәдә булган, әмма үзләрендә ит җитештеү аксый торган, шулай ук африка дуңгызлар чумасыннан эпизоотик имин булган төбәкләргә бирергә кирәк, диде, мәсәлән, Идел буе, Урал, Себер һәм Ерак Көнчыгыш төбәкләре.
Федераль аграр ведомство башлыгы урынбасары шулай ук селекция-генетик, шул исәптән нәселле кошчылык репродукторларын төзүгә һәм модернизацияләүгә турыдан-туры тотылган чыгымнар өлешен каплауга субсидияләр бирү мөмкинлеген табарга кушты, дип хәбәр итә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы.