Илдар Халиков урып-җыюның барышы турындагы бөтенроссия киңәшмәсендә катнашты

2014 елның 23 августы, шимбә

Бүген Россия Федерациясе Премьер-министры Дмитриий Медведев Курск шәһәрендә урып-җыюның барышы һәм авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүне арттыру чаралары турында киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы Илдар Халиков катнашты.

Дмитрий Медведев киңәшмәне ачып, аны уздыру чит илдән кертелгән азык-төлек продуктларына чикләү кертүгә бәйле, дип белдерде. Шуңа бәйле рәвештә, Россия Премьер-министры сүзләренчә, авыл хуҗалыгын үстерү буенча дәүләт программасына төзәтмәләр кертү таләп ителә.

Урып-җыю кампаниясе барышына килгәндә, саннар начар түгел, дип белдерде Дмитрий Медведев. “Ил буенча өченче декадага 66 млн тоннадан артык бөртекле ашлык суктырылган – 2013 елның шушы вакытына 53 млн тонна булган, шулай булгач без бөртекле ашлык буенча үз ихтыяҗыбызны тулысынча тәэмин итә алабыз, запас булдыра һәм хәтта экспортны арттыра алабыз”, - дип белдерде ул.

Шулай ук яшелчә һәм бәрәңге җыю буенча күрсәткечләр дә узган елгыдан югары. Кайбер районнарда уҗым культураларын чәчү башланган. Хәзерге вакытка авыл хуҗалыгы орлык белән 80%ка тәэмин ителгән. 

“Аграр секторның нәтиҗәле эшчәнлеге – Хөкүмәтнең һәм гомумән бөтен илнең өстенлеге ул. Россия чит илдән кертелә торган авыл хуҗалыгы продукциясенә чикләү керткәннән соң, бу тема чынлап та бик актуаль булды. Безнең авыл хуҗалыгының үзенең үсешен сыйфатлы итеп алга җибәрүгә уникаль шансы бар, без нәкъ менә аграр секторга аерым ышаныч белдерәбез”, - диде Россия Премьер-министры.

Дмитрий Медведев сүзләренчә, чит ил авыл хуҗалыгы продукциясенең кайбер төрләрен алыштыру буенча барлык кирәкле чараларны эшләү таләп ителә. Моның өчен авыл хуҗалыгы тармагына ярдәм итү максатыннан яңа механизмнарны тизрәк җибәрү планлаштырыла, алар Россия ит һәм сөтен, яшелчә һәм җиләк-җимешен җитештерүне шактый аттырырга мөмкинлек бирәчәк.

Авыл хуҗалыгы үсешенең өстенлекле юнәлешләре буларак, Дмитрий Медведев, орлыкчылык базасын яңартуны, бакчачылык һәм теплица яшелчәчелеген үстерүне һәм авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртүне атады. “Иң мөһиме кибет киштәләре “Россиядә эшләнгән” тамгалы сыйфатлы продуктлар белән тулып торырга тиеш”, - диде ул.

Киңәшмәдә шулай ук Россия Федерациясе төбәкләренең кайбер губернаторлары, министрлары да чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International