ЯҢАЛЫКЛАР


30
август, 2014 ел
шимбә
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты фойесында бүген иртән Татарстан җитештерүчеләренең азык-төлек күргәзмәсе оештырылган иде. Экспозициягә сөт продукциясе, ит һәм казылык, икмәк әйберләре, яшелчә продукциясе җитештерүче эре предприятиеләрнең үз продукциясе, шулай ук фермер хуҗалыкларының азык-төлек товарлары куелган иде.

29
август, 2014 ел
җомга
2014 елның 30 августында 14.00 сәгатьтә Республика көнен бәйрәм итү кысаларында «Казан» Халыкара ат спорты комплексында ат чабышлары узачак. Чабышлар көнендә 2 заезд һәм чабыш булачак.
Илебезнең барлык федераль-административ округларыннан, шулай ук якын һәм ерак чит илләрдән меңләгән аграрчылар октябрь башында “ВДНХ” күргәзмә комплексы территориясендә авыл хуҗалыгы елын төгәлләүгә багышланган “Алтын көз - 2014” агросәнәгать күргәзмәсендә җыелачаклар, дип хәбәр итә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив мәгълүматыннан күренгәнчә, республикада 29 августка 1163,4 мең га мәйданда бөртекле һәм кузаклы культуралар җыелган, бу барлык мәйданның 75 %ын тәшкил итә, шул исәптән 182, 0 мең га - сабан бодае, 359, 6 мең га - тары, 65,7 мең га солы суктырылган.

28
август, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Бүген, 28 августта, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин авыл халкының эшлекле активын арттыру һәм кече хуҗалык рәвешләрен үстерү мәсьәләләре буенча дүртенче зона семинар-киңәшмәсен уздырды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматыннан күренгәнчә, республикада 1148,9 мең га мәйданда бөртекле һәм кузаклы культуралар җыелган, бу барлык мәйданның 74 %ын тәшкил итә. 173,2 мең га - сабан бодае, 354,4 мең га - тары, 65,2 мең га солы суктырылган.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында республиканың сәүдә предприятиеләрендә азык-төлек продуктларының ассортименты һәм аларга бәяләр күтәрелү мәсьәләләре буенча кайнар линия эшли башлады. 
Агымдагы елның 9-10 октябрендә Мәскәүдә "Кеше сәламәтлеге һәм экология-2014" өченче Халыкара форумы узачак.

27
август, 2014 ел
чәршәмбе
Бүген “Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты (ДПО ТИПКА)” Федеральдәүләт бюджет мәгариф учреждениесендә “Республика шартларында шепкән җитештерүнең перспективалары” темасына киңәшмә узды.
Кичә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Тәтеш районына эш сәфәре кылды, анда ул яңа күпфатирлы йортны тапшыруда катнашты һәм район активы белән очрашты. Очрашу райлн Мәдәният йортында булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International