ЯҢАЛЫКЛАР


15
гыйнвар, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Татарстанда 2014 елда авыл хезмәтчәннәре өчен 2,1 млрд. сумлык продукция җитештерделәр, бу 2013 елга карата 125 процент тәшкил итә. “Татарстан кулланучылар берлегенең” республика районнарында урнашкан кулланучылар җәмгыятьләре тарафыннан макарон, казылык, кондитер әйберләре һәм башка продукция эшләп чыгарылган.

14
гыйнвар, 2015 ел
чәршәмбе
Бүген Кукмара муниципаль районында сөт терлекчелегендә инновацион технологияләрне гамәлгә кертү һәм “Вахитов ис.” СХПКның нәсел заводы эше тәҗрибәсен өйрәнү буенча киңәшмә узды.
2015 елның 16 гыйнварыннан 25 гыйнварына кадәр «Мессе Берлин» (Берлин шәһәре) күргәзмә комплексы территориясендә азык-төлек сәнәгате, бакчачылык, авыл хуҗалыгы һәм урман хуҗалыгы буенча «Яшел атна – 2015» халыкара сәүдә күргәзмәсе узачак.
Татарстанда язгы чәчү өчен тикшерелгән орлыкларның 96 проценты дәүләт стандартларына туры килә. Чәчү өчен 365,1 мең тонна орлык кирәк булачак. Запаста 382,4 мең тонна орлык бар, дип хәбәр итә “Россия авыл хуҗалыгы үзәге” ФДУның Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Рафис Хәбибуллин.

13
гыйнвар, 2015 ел
сишәмбе
Татарстанда 80 нче еллардан алып беренче мәртәбә елга 170 мең тонна кош ите җитештерелгән, бу узган ел белән чагыштырганда 104 процент тәшкил итә, дип хәбәр итте «Татптицепром» ҖЧҖнең генераль директоры Марс Алиев.
Россия Федерациясе Премьер-министры Дмитрий Медведев исәпләвенчә, 2015 елда Хөкүмәт авыл хуҗалыгына чыгымнар тотуны киметмәскә һәм 2014 елгы югары уңыштан импортны алмаштыру өчен файдаланырга тырышачак, дип хәбәр итә «РИА Новости».
Чистай районы аграрчылары авыл хуҗалыгы формированиеләрен үстерү һәм язгы кыр эшләренә әзерлек мәсьәләләрен карадылар.

12
гыйнвар, 2015 ел
дүшәмбе
Татарстанда быелгы кыш игеннәр өчен уңайлы. Кар катламы калын булганга күрә көннәрнең салкын торуы да көзге культуралар өчен куркыныч түгел, дип хәбәр итә Казан дәүләт аграр университетының фәнни эшләр буенча проректоры Айрат Вәлиев.
Кошчылыкта нәсел базасы – тармакны нәтиҗәле алып баруның төп факторы. Нәкъ менә ул продукция җитештерүнең потенциаль мөмкинлекләрен билгели, алар авыл хуҗалыгы хайваннарын ашатуның һәм тотуның тиешле технологик шартлары булганда гамәлгә ашырылырга мөмкин.
Татарстан Республикасы фермерлары авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү күләмнәрен 30 процентка арттырырга планлаштыралар. 30 гыйнварда фермерларның, крестьян хуҗалыкларының һәм авыл хуҗалыгы кооперативларының (АККОР) чираттагы съезды узачак, дип хәбәр иттеТатарстанның фермер һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе җитәкчесе Камияр Байтемиров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International