ЯҢАЛЫКЛАР


16
август, 2016 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлек азыгы – кукуруз силосы һәм фураж ашлыгы әзерләү һәм аларның сыйфатын яхшырту мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

2016 елның 16 августына республикада 3,5 млн. тоннадан артык ашлык суктырылган, уртача уңдырышлылык – 27,8 ц/га.

Тукай муниципаль районының «Кама Беконы» ҖЧҖеннән механизатор Фәнис Гатинурак башланганнан бирле «Джон Дир» комбайнында 2662 тонна ашлык суктырган.

2016 елның 15 августына Татарстан Республикасының икмәк кабул итү предприятиеләренә һәм элеваторларына 1 миллион 10 мең тонна ашлык керде. 

Кызу урак өстендә көнне-төнгә ялгап, армый-талмый кыр-басуларда эшләүче игенчеләрнең хезмәте мактауга һәм хөрмәткә лаек.


15
август, 2016 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың Әгерҗе һәм Актаныш муниципаль районнарында булып кайтты.

«Социаль белем академиясе» югары һөнәри белем бирү мәгариф учреждениесе студенты Вероника Пичугина урып-җыю чорында Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районының «Пичугин В.А.» КФХында ашлык ташуда эшли.

«Экосфера» ҖЧҖендә җитештерелгән «ДМ-ОРСИС» су сиптерү машинасының Евразия Таможня берлегенең халыкара стандартларына туры килүенә алты айлык сертификацияле сынаулар уздыру уңышлы тәмамланды.

«Нурлат җиләк-җимеш питомнигы» ҖЧҖендә 2016 елда 2458 кг кура җиләге, 700 кг диярлек җиләк, 740 кг карлыган сатылган.


13
август, 2016 ел
шимбә

Әтнә муниципаль районы бөртеклеләр уңышын җыюны тулысынча төгәлләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International