Татарстанстат мәгълүматларына караганда, Татарстан Республикасы икътисадыбуенча агымдагы елның 8 аенда уртача хезмәт хакы 29,7 мең сум тәшкил итә. “Авыл хуҗалыгы” тармагы буенча хезмәт хакы дәрәҗәсе республика буенча уртача хезмәт хакының 62%ын – 18,4 мең сум тәшкил итә.
Авыл хуҗалыгында иэ югары хезмәт хакы Татарстан Республикасының Тукай муниципаль районында, анда АПК хезмәтчәннәре 30,6 мең сум хезмәт хакы алалар: «Чаллы-Бройлер» ҖЧҖендә – 34,7 мең сум, «Камский бекон» ҖЧҖендә – 32,3 мең сум.
Зеленодольск муниципаль районының “Майский” ТК” ҖЧҖендә бу күрсәткеч 35,4 мең сум тәшкил итә.
Югары технологик комплекслар белән бергә республиканың түбәндәге хуҗалыкларында да түләнә торган хезмәт хакы начар түгел: Әлки муниципаль районының «Хузангай» АХҖКында – 25,6 мең сум, Чүпрәле муниципаль районының «Чынлы» ҖЧҖендә – 28,1 мең сум, Лаеш муниципаль районының «Хәерби” ҖЧҖендә – 23,6 мең сум, Лениногорск муниципаль районының “Лениногорск” АФ” ҖЧҖендә – 24,8 мең сум, Тәтеш муниципаль районының «Сафиуллов» КФХында – 28,1 мең сум, Әтнә муниципаль районының«Шахтер» ҖЧҖендә – 25,9 мең сум, Әтнә муниципаль районының «Тукай» ҖЧҖендә – 23 мең сум,Балтач муниципаль районының «Труд» ҖЧҖендә – 21,6 мең сум, Балтач муниципаль районының“Татарстан” АХП” ҖЧҖендә – 23,8 мең сум, Әтнә муниципаль районының Ленин ис. АХҖКында – 24,5 мең сум, Кукмара муниципаль районының Вахитов ис. АХҖКында – 21,9 мең сум.