Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районының “Продпрограмма” АПК» ҖЧҖендә терлекләрнең ишәюе көтелә. Эстониядән 240 баш тана атна азагында Малмыж авылы янындагы терлекчелек комплексына урнаштырылачак. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ильяс Гаптрәхимов әйтүенчә, бу токым сыерлар күп сөт бирүләре белән аерылып торалар.