Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районында туфракны тирәнтен эшкәртү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар

2016 елның 25 октябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районында туфракны тирәнтен эшкәртү мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды.

Чарада Азнакай, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Минзәлә, Мөслим, Чирмешән, Ютазы муниципаль районарының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре, туфрак эшкәртү техникасын җитештерүче дилерлар катнашты.

Семинар Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары Илдус Габдрахманов һәм Тәлгать Таһирҗанов рәислегендә барды.

Анда республиканың көньяк-көнчыгышында урнашкан районнарда туфрак эшкәртүнең барышы һәм туфрак эшкәртү агрегатларының нәтиҗәле эшләве турында фикер алыштылар. Туфракта дым туплау һәм саклауның нәтиҗәле ысулы буларак, аны тирәнтен эшкәртү юлы белән җирнең уңдырышлылыгын арттыру мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде. Шулай ук туфрак эшкәртү техникасын сатып алу мәсьәләләре дә каралды.

Семинарда катнашучылар «Агропродукт» ҖЧҖ кырларында төрле туфрак эшкәртү агрегатларының тыгызланган җиргә ничек йогынты ясавын күрә алдылар. Моннан тыш, туфракның тыгызлылыгын билгеләү һәм эшкәртелгән җирнең суүткәрүчәнлеген тикшерү буенча экспериментлар үткәрелде, туфракны тирәнтен эшкәртә торган төрле машина-трактор агрегатларының ничек эшләве күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International