«Агрокөчләр» (“Агросила”) холдингы республиканың Буа муниципаль районының фермер хуҗалыкларында шикәр чөгендерен җыюда катнаша. 10 көн эчендә 500 гектардан артык җир эшкәртеләчәк. Бу культураны җыюда «Ropa» чөгендер җыю комбайннары эшли. Барлык җыелган уңышны фермерлар республика шикәр заводларының берсенә җибәрәчәкләр. Фермер хуҗалыкларына ярдәм итү максатында махсус техниканы шулай куллану тәҗрибәсе холдинг тарафыннан беренче тапкыр башкарыла.
«Бүген “Агрокөчләр” холдингы техника белән тәэмин ителеш ягыннан иң алдынгыларның берсе.Холдингның махсус техникасы автопаркында 4000нән артык техника бар, шулардан 500дән артыгы шикәр чөгендерен үстерү, эшкәртү һәм җыю өчен кулланыла. Махсус техника сатып алу өчен 2016 елда 1,3 миллиард сум акча тотылды. Агрохолдинг заманча яңа тракторлар, чәчү комплекслары, шулай ук үзйөрешле сусиптергечләр сатып алды – җәмгысе 180 берәмлек», – дип сөйләде “Агрокөчләр” АҖгенераль директоры Светлана Барсукова.