Казанда Татарстан агросәнәгать комплексының иң яхшы яшь белгечләрен ачыклыйлар

2016 елның 27 октябре, пәнҗешәмбе

2016 елның 28 – 29 октябрендә “Татарстан Республикасының аграр яшьләр берләшмәсе” төбәк иҗтимагый оешмасы (РОО) Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының яшь хезмәткәрләре арасында «Һөнәре буенча иң яхшы» темасы астында ел саен үткәрелә торган һөнәри осталык конкурсы уздырыла.

Конкурс Н.Э. Бауман ис. Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе һәм Казан дәүләт аграр университеты базасында ике этапта (теоретик белемнәрне тикшерү һәм практик эш) уздырыла.

Конкурста республика авыл хуҗалыгы тармагының 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге, һөнәре буенча стажы бер елдан ким булмаган яшь хезмәткәрләре катнаша.

Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча уздырыла:

– «Иң яхшы инженер-механик»;

– «Иң яхшы агроном»;

– «Иң яхшы бухгалтер-икътисадчы»;

– «Иң яхшы механизатор»;

– «Иң яхшы ветеринария табибы»;

– «Иң яхшы машина белән сыер саву операторы»;

– «Иң яхшы зоотехник»;

– «Иң яхшы терлекче-бозау караучы».

Конкурста җиңүчеләр һәр номинация буенча катнашучы дипломнары белән һәм 1,2,3 урыннар өчен 10, 8, 6 мең сум күләмендәге сертификатлар белән бүләкләнәчәкләр. Призлы урыннарны алмаган катнашучыларга конкурста катнашу турында диплом һәм кызыксындыру призы – 2000 сум акча биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International