Кичә, 25 октябрьдә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында гражданнарның коммерциягә карамаган бакчачылык, яшелчәчелек һәм дача берләшмәләре эшчәнлеген тәэмин итү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.
Киңәшмә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының икътисад һәм аграр үзгәртеп корулар буенча урынбасары Ришат Хәбипов рәислегендә узды.
Киңәшмә барышында гражданнарның коммерциягә карамаган бакчачылык, яшелчәчелек һәм дача берләшмәләре инфраструктурасын төзү һәм ремонтлау чараларын финанслау буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты күрсәтмәсе проектын әзерләү мәсьәләләре каралды. Аның нигезендә Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы – объектларга керү юллары салырга, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы каты көнкүреш калдыкларын чыгаруны оештырырга, су һәм электр белән тәэмин итү объектларын ремонтларга тиеш булалар.
Киңәшмә барышында шулай ук республиканың тармак министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләренең – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2016 елның 27 сентябрендәге 2103-р күрсәтмәсе белән расланган Ведомствоара эшче төркем әгъзаларының тәкъдимнәре дә каралды.