“Зәй шикәре” агрофирмасы” ҖЧҖенең “Ватан” (“Родина”) бүлекчәсендә терлекчелек продукциясен җитештерү күләмнәрен арттыралар

2016 елның 27 октябре, пәнҗешәмбе

“Зәй шикәре” агрофирмасы” ҖЧҖенең “Ватан” (“Родина”) бүлекчәсендә терлекчелек продукциясен җитештерү күләмнәрен арттыралар. Монда машина белән сыер саву осталары Рафия Гыйльманова, Оксана Мосунова, Анастасия Хәсәнова, Әлфия Әхмәдиева һәм башкалар эшли. «Сыерларны күпме күбрәк яратсаң, сөтне дә шулкадәр күбрәк аласың», – дип сөйлиләр сыер савучылар.

Комплекста 1591 баш эре мөгезле терлек исәпләнә, шулардан 760 баш савым сыерлары. Көнгә 11,5 тонна сөт савыла, бер сыердан уртача 15,1 кг.

Фермада гаилә парлары эшли. Шулар арасында Нурсинә һәм Айрат Бикининнар, Галина һәм Илдар Максимовлар бозаулар карыйлар, бозауларның тәүлеклек артымы 650 граммга җитә.

Бу бүлекчәдә терлекчеләр Рөстәм һәм Рәфис Гатауллиннарның да, шулай ук эре мөгезле терлекләр җитештерү буенча технологлар Гөлзирә Әхмәдиева һәм Эльмира Сибгатулллинаның да җитештерү күрсәткечләре югары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International