Республикада техник культураларны җыю дәвам итә. 2016 елның 6 октябренә 38,5 меңга мәйданнан (планнан 61%) 1296,2 мең тонна шикәр чөгендере чыгарылган.
Әлмәт муниципаль районының «Җиләкле алан» ҖЧҖендә 66 гектар мәйданда иртә, уртача һәм соң өлгерә торган сортлардан карлыган үсентеләре утырталар.
Быелгы ел Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы умартачыларын мул бал уңышы белән сөендерде.
Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районының «Нурлат сөте» ҖЧҖендә 1000 га мәйданда көнбагыш җыюны төгәлләделәр.
2016 елның 28 – 29 октябрендә “Татарстан Республикасының аграр яшьләр берләшмәсе” төбәк иҗтимагый оешмасы (РОО) Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының яшь хезмәткәрләре арасында «Һөнәре буенча иң яхшы» темасы астында ел саен үткәрелә торган һөнәри осталык конкурсын уздыра. Чара “2014-2020 елларга Татарстан Республикасы авыл яшьләре” ярдәмче программасын гамәлгә ашыру кысаларында уза.
2016 елның 29 сентябреннән 2 октябренә кадәр Биектау районы үзәгендә XIII нче “Сәламәтлек” авыл спартакиадасы кысаларында авыл районнарының ирләр командалары арасында мини-футбол буенча Татарстан Республикасы чемпионатының беренче зонасы ярышлары узды.
Татарстан Республикасында 581 мең га көзге культуралар чәчелгән, бу бөртеклеләр мәйданының 36 %ын тәшкил итә.
Шимбә көнне, 1 октябрьдә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хезмәткәрләре республика күләмендә ел саен оештырыла торган “Урман утырту көне” табигатьне саклау акциясендә катнаштылар.
«Агрокөчләр» АҖендә «Amity» инновацион технологиясе буенча шикәр чөгендере җыюга керештеләр.
Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районының «Иске тегермәнче фермер хуҗалыгы» ҖЧҖ бакчаларында бүген дә әле кура җиләге кызарып пешә. Көзен дә җимеш бирә торган үсентеләрне хуҗалыкта узган ел утырткан булганнар.