Казанда «Инновацияләр фестивале» узды

2016 елның 8 декабре, пәнҗешәмбе

BASF концерны һәм «Казан Агрохимсервис» ҖЧҖ Казанда «Инновацияләр фестивале» уздырдылар. Чарага республиканың 70тән артык аграрийлары җыелды.

Фестиваль кысаларында BASF компаниясендәге Идел-Урал һәм Себер төбәгенеңрегиональ сатулар төркеме җитәкчесе Роберто Салмито, BASF компаниясенең бөртекле культуралар буенча менеджеры Татьяна Деренко һәм майлы культуралар буенча менеджеры Иван Торхов һәм башкалар чыгыш ясадылар.

Чарада катнашучылар соя җитештерү өчен эшләнгән инокулянтлар, көнбагыш үстерү технологияләре, препаратларны дөрес дозировкалау турында мәгълүмат алдылар.

Белешмә өчен. BASF концерны үз алдына авыл хуҗалыгы технологияләрен камилләштерү мөмкинлеген бирә торган инновацион продуктлар эшләү һәм гамәлгә кертү, халыкның туклануын һәм яшәешен яхшырту бурычын куя. «Казан Агрохимсервис» ҖЧҖ дистә еллар буенча BASF компаниясенең ышанычлы бизнес-партнеры булып тора һәм тармакта инновацион технологяләрне гамәлгә кертү буенча актив эш алып бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International