Бүген Россия Федерациясе төбәкләре катнашында видеоконференция режимындагы киңәшмәдә нәселле терлекчелек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Киңәшмәне Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Терлекчелек һәм нәсел эше департаменты директоры Харон Амерханов үткәрде.
Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары урынбасарлары Николай Титов, Нәҗип Хаҗипов, «Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше идарәсе” ДКУ башлыгы Илсур Закиров, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре һәм башкалар катнашты.
«Дәүләт ярдәме программаларын гамәлгә ашыру һәм төбәкләрдә тырышып эшләү нәтиҗәсендә аграрийлар дуңгызчылыкта һәм кошчылыкта шактый уңышка ирештеләр. Әмма сөт һәм ит терлекчелеген үстерүдә тырышырга кирәк әле», – диде Харон Амерханов.
Аның әйтүенчә, Россиядә 2020 елга 38 млн. тонна сөт җитештерелергә тиеш. Бүгенге көндә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында терлекләрнең генетик мөмкинлегеннән, продуктивлылыгыннан файдалану аша сөт җитештерүне кызыксындыру буенча норматив-хокукый база эшләнә. «Бер сыердан елга уртача 5000 кг сөт алырга, дигән күрсәткеч билгеләнде. Бу күрсәткечне арттыручыларга карата югарырак коэффициент кулланылачак», – дип, билгеләп үтте Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Терлекчелек һәм нәсел эше департаменты директоры Харон Амерханов.
Аннары нәселле терлекчелекне үстерү турында төбәкләрнең авыл хуҗалыгы министрлары мәгълүмат бирделәр. Татарстан Республикасыннан Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов нотык белән чыкты.
«2016 елның 1 декабренә республикада 82 нәсел хуҗалыгы исәпләнә,– дигән мәгълүмат бирде Николай Титов. – 17 нәсел заводы, 65 нәсел репродукторы уңышлы эшләп киләләр».
Министрның беренче урынбасары әйтеп узганча, Татарстанда 880 ясалма орлыкландыру пункты эшли. Нәселле хуҗалыкларда бер сыердан елга уртача 6624 кг сөт алыныр, дип көтелә.
Киңәшмә барышында шулай ук сыерларны ясалма орлыкландыру, селекция-нәсел эше, терлекләрне тукландыру һәм асрау мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.