Рөстәм Миңнеханов Балыкчылык буенча федераль агнетлык җитәкчесе урынбасары Василий Соколов һәм Осетр балыгы үрчетүчеләр берлеге президенты Александр Новиков белән очрашты

2016 елның 6 декабре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Балыкчылык буенчафедераль агнетлык җитәкчесе урынбасары Василий Соколов һәм Осетр балыгы үрчетүчеләр берлеге президенты Александр Новиков белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Очрашу барышында республикада балыкчылыкны үстерү, балык продукциясен җитештерүне арттыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Очрашуда катнашучылар Татарстанда аквакультураны торгызу һәм үстерү буенча шактый эшләр башкарырга кирәклеген ассызыкладылар. Бу өлкәдә уңышлы эшләп килүче балыкчылык хуҗалыкларының тәҗрибәсеннән файдалану зарурлыгына да басым ясалды.

Аерым алганда, Осетр балыгы үрчетүчеләр берлеге президенты Александр Новиков, республикада балык һәм балык продукциясен җитештерүне арттыру өчен мөмкинлекләр бар, дип билгеләп үтте. Ул шулай ук 2022 елга Татарстанда 20 мең тоннага кадәр балык җитештерүне күздә тота торган проект эшләнүе турында искә төшерде.

Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Равил Моратов һәм башкалар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International