ТИПКАда финанс-икътисад хезмәтләре белгечләренең квалификациясен күтәрү курслары уза

2016 елның 7 декабре, чәршәмбе

Кичә, 6 декабрьдә, «Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты» өстәмә урта һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесебазасында республика районнары авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең, агрохолдингларның, АПК авыл хуҗалыгы предприятиеләре финанс-икътисад хезмәтләре белгечләренең квалификациясен күтәрү курслары башланды.

Курсларга килүчеләр алдында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрыныңикътисад һәм аграр үзгәртеп корулар мәсьәләләре буенча урынбасары Ришат Хәбипов чыгыш ясады. Ул 2016 елда тармак эше буенча фаразлана торган йомгаклар һәм киләсе елга бурычлар турында сөйләде, белгечләр сорауларына җаваплар бирде.

Бүген ТИПКАда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының икътисадыйанализ һәм планлаштыру бүлеге башлыгы Марат Низаметдинов катнашында түгәрәк өстәл узды. Анда АПК предприятиеләрендә хезмәт өчен түләү мәсьәләләре, бухгалтерлык хисабын төзү кагыйдәләре һәм башкалар буенча фикер алыштылар.

Бу курсларда 130дан артык белгеч үз квалификациясен күтәрер дип көтелә. Укулар 8 декабрьгә кадәрбарачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International