Казанда «Глобаль кискенлекләр шартларында авыл хуҗалыгын тотрыклы үстерү» темасына халыкара фәнни-гамәли конференция узачак

2016 елның 6 декабре, сишәмбе

2016 елның 7 – 8 декабрендә Казан дәүләт аграр университетында «Глобалькискенлекләр шартларында авыл хуҗалыгын тотрыклы үстерү» темасына халыкара фәнни-гамәли конференция узачак.

Форумны Берләшкән Милләтләр Оешмасының Азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы оешмасы (ФАО), Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Казан дәүләт аграр университеты оештыра.

Конференциянең пленар утырышы 7 декабрьдә була. Анда азык-төлек продуктларын җитештерүне тотрыклы үстерүдә БМОның ФАО роле һәм бурычлары, агросәнәгать комплексының торышы һәм бурычлары, җитештерүне агроклиматик кискенлекләргә җайлаштыру, мелиорацияне үстерү мәсьәләләре һәм башкалар хакында фикер алышу булачак.

Конференция кысаларында 8 декабрьдә глобаль кискенлекләр шартларында авыл хуҗалыгын тотрыклы үстерү мәсьәләләренә багышланган халыкара агрономия симпозиумы узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International