ЯҢАЛЫКЛАР


3
февраль, 2018 ел
шимбә

Кичә, 2 февральдә, Казан шәһәрендә «Татагрохим» ААҖ предприятиеләренең 2017 елгы эшенә йомгаклар ясау буенча киңәшмә узды.


2
февраль, 2018 ел
җомга

2 февральдә Татарстан Хөкүмәте Йортында республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстанда сөткә сатып алу бәяләрендә барлыкка килгән вәзгыять турында сөйләде.

2018 елның 2 февралендә Россия Федерациясе субъектлары катнашында сөт терлекчелеге өлкәсендә инвестицион проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды.

Кичә, 1 февральдә, Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районының Яңа Арыш авылында АПК предприятиеләрен ташламалы кредитлау программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды.

2018 елның 14 - 16 февралендә “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәге территориясендә Идел буе агросәнәгать форумы узачак, ул «Агрокомплекс: Интерагро. Анимед. Идел буе фермеры» 21 нче халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсен һәм «Волгапродэкспо» 18 нче махсуслаштырылган күргәзмәсен берләштерә.

2018 елның 1 февраленнән 9 февраленә кадәр Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы АПКны ташламалы кредитлау механизмы кысаларында вәкаләтле банклар тарафыннан Министрлыкка җибәрелгән потенциаль заемщиклар реестрларын кабат карый башлады.

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында сөткә сатып алу бәяләрен җайга салу мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.


1
февраль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы сөт җитештерү буенча республикада иң югары күрсәткечләргә иреште.

Н.Э. Бауман ис. Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә Россиянең ветеринария табибларын практикалау ассоциациясе президенты Сергей Середа югары уку йорты студентлары белән очрашты.

Идел буе агросәнәгать форумына онлайн-теркәлү дәвам итә, мәгълүм булганча, ул 2018 елның 14 февраленнән 16 февраленә кадәр “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәге территориясендә узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International