Кичә, 27 мартта, Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районының “Берлек” ҖЧҖ АХ базасында алдагы язгы чәчү кампаниясенә әзерләнү мәсьәләләренә багышланган семинар-киңәшмә узды. Чарада район башлыгы Рамил Гатиятуллин, районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Фәрит Кыямов, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.
Семнар-киңәшмәнең практик өлеше хуҗалыкның машина-трактор паркында һәм ындыр табагында узды, ә пленар өлеше – Татар Томбарлысы авылының Мәдәният йортында. 2017 елда үсемлекчелек тармагы продукциясен җитештерү йомгаклары һәм агымдагы елга уңыш фаразлары турындагы нотык белән район Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге башлыгы Наил Галиуллин чыгышясады. Ул мөһим стратегик бурыч итеп җирләрне биологияләштерү мәсьәләсен куйды.
Семинар-киңәшмә барышында шулай ук муниципаль районның башкарма комитеты җитәкчесенең икътисадый үсеш буенча урынбасары Эмиль Галимов чыгыш ясады, ул хезмәтне саклау мәсьәләләренә тукталды. Тагын биологик препаратлар, химик чаралар һәм ягулык-майлау матеиаллары җитештерү белән шөгыльләнүче компанияләр вәкилләре чыгыш ясадылар.
Киңәшмәгә район башлыгы Рамил Гатиятуллин нәтиҗә ясады. «Без бүген үк аңлыйбыз инде, кирәк кадәр ашлама куллана алмаячакбыз, – диде ул. – Әмма уңыш арттыруның башка ысуллары да бар бит. Һәр эшнең башында икътисад тора. Безнең бурыч – җитештерүгә чыгымнарны киметеп, продукциянең үзкыйммәтен төшерү».