АПК хезмәткәрләренең роеспублика һөнәр берлеге президиумы утырышында 2018 елга эш планы буенча фикер алыштылар

2018 елның 28 марты, чәршәмбе

Шушы көннәрдә Россия Федерациясе АПК хезмәткәрләренең Татарстан Республикасы һөнәр берлеге оешмасы президиумының утырышы узды. Чарада АПК хезмәткәрләренең республика һөнәр берлеге рәисе Фәридә Гарифуллина, районнарның һәм эре башлангыч һөнәр берлекләре оешмаларының рәисләре катнашты.

Утырышта Россия Федерациясе АПК хезмәткәрләренең Татарстан Республикасы һөнәр берлекләре органнарының 2017 елгы эшчәнлегенә йомгаклар ясалды, Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы буенча тармак килешүләренең үтәлешен һәм 2018 елга бурычларны карадылар.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының хезмәтне саклау секторы мөдире Айдар Сәлахов республика агросәнәгать комплексы оешмаларында хезмәтне саклауның торышы һәм җитештерүдәге имгәнүләр турындагы нотык белән чыгыш ясады. Ул һәрвакыттагыча механизаторлар һәм терлекчеләр арасында имгәнү очракларының күп булуы турында искәртеп узды. 2017 елда бәхетсезлек очракларының күпчелеге җитештерү технологияләрен һәм җитештерү дисциплинасын, шулай ук юл йөрү кагыйдәләрен бозу аркасында килеп чыккан.

Фәридә Гарифуллина алга таба авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә социаль партнерлык системасын камилләштерү, эш бирүчеләр тарафыннан хезмәт шартларын яхшырту чараларын күрү, хезмәткәрләрнең сәламәтлеген һәм гомерен саклау, хезмәт хаклары буенча бурычларны бетерү һәм хезмәт хакын арттыру мәсьәләләренә игътибар итәргә кирәклекне билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International