Татарстанда муниципаль районнар хуҗалыкларында 109,4 мең тонна минераль ашлама тупланган

2018 елның 29 марты, пәнҗешәмбе

Татарстанда муниципаль районнар хуҗалыкларында 2018 ел уңышы минераль ашламалар туплау ңәвамитә. Республикада 28 мартка 109,4 мең тонна, ягъни бер гектарга 37,4 кг ашлама тупланган (көздән кертелгәннәрне исәпкә алып).

Иң күп күләмдә минераль ашлама туплаган районнардан: Зәй муниципаль районында – бер гектарга - 106,4 кг, Сарман муниципаль районында - 88,9 кг, Тәтеш – 88,3, Әтнә – 70,8, Актаныш – 59,8, Түбән Кама – 54,1, Әлки – 51,7.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International