Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районының «Новая Заря» ҖЧҖендә терлекчелекнең нәтиҗәлелеген арттыру һәм 2018 елгы язгы чәчүгә әзерләнү мәсьәләләрен карадылар. Фикер алышуда район башлыгы Рәмис Сафиуллов, районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ринат Хәкимов, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.
Киңәшмәнең практик өлешендә анда катнашучылар «Новая Заря» ҖЧҖенең машина-трактор паркын, ашлык складларын һәм 200 башка исәпләнгән ике сыер абзарын карадылар, аларга республика программасы буенча ремонт ясалган булган. Хуҗалык җитәкчесе Илһам Хисамов катнашучыларны терлекчелек буенча эшләрнең торышы, мөгезле эре терлекләрне карау һәм тукландыру шартлары турнда сөйләде.
Киңәшмәнең пленар өлешен район башлыгы Рәмис Сафиуллов ачты. Ул үз чыгышында авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләренең игътибарын терлекләрнең баш санын һәм аның продуктивлылыгын арттыру, язгы кыр эшләрен оптималь агротехник срокларда тәмамлау бурычларына юнәлтте.
Районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ринат Хәкимов 2018 елда авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләренә каралган дәүләт ярдәме чаралары турында сөйләде, ә аның урынбасары Рәмис Гарипов терлекчелек тармагының агымдагы елның 2 аендагы эшенә йомгаклар белән таныштырды. Районда 10,5 мең баштан артык эре мөгезле терлек бар, хәзерге вакытта авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм КФХларда 2,5 мең тоннадан артык сөт һәм 244 тонна ит җитештерелгән.
Район Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге башлыгы Николай Кудряшов чәчү кампаниясен уздыру, машина-трактор паркын әзерләү һәм сыйфатлы орлык материалы мәсьәләләренә тукталды.