Татарстанда техниканы 2018 елгы язгы чәчү эшләренә әзерләү мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәләре башланды

2018 елның 28 марты, чәршәмбе

Татарстанда техниканы 2018 елгы язгы чәчү эшләренә әзерләү мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәләре башланды. 28 мартта әлеге чара Кама Тамагы муниципаль районында («Нармонка» АФ” ҖЧҖнең 3 нче филиалында узды (Яңа Сала авылы Мәдәният йорты). Анда Алексеевско, Әлки, Апас, Буа, Югары Ослан, Чүпрәле, Зеленодольск, Кайбыч, Кама Тамагы, Лаеш, Спас, Тәтеш, Теләче һәм Чистай районнары вәкилләре – районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары һәм авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре катнашты.

Семинар-киңәшмәне КамаТамагы муниципаль районы башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин ачты. Район хуҗалыкларында чәчү эшләренә әзерлекнең барышы белән районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илфат Вәлиев таныштырды. Бүгенге кунгә таракторларның 80%ы әзер, чәчкечләрнең – 88%ы, сабан һәм культиваторлар 100% әзер. Чәчү кампаниясендә 400гә якын кеше катнашачак.

«Район аграрийлары алдында җаваплы бурыч тора: язгы чәчүне сыйфатлы һәм агротехник срокларда үткәрергә. Барлык чараларны комплекслы үтәмичә торып, югары уңыш алуга өметләнеп булмый. Сыйфатлы орлык материалы, минераль ашламалар, кадрлар – болар барысы да әһәмиятле», – диде ул.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов «Техниканы 2018 елгы чәчү кампаниясен уңышлы уздыру өчен әзерләү» темасына нотык белән чыгыш ясады. «Язгы чәчүне ике атна эчендә тәмамлау өчен республиканың агросәнәгать комплексының техник куәте җитәрлек, – диде ул. – Без ел саен 5-6 миллиард сумлык техника яңартабыз. Узган ел 409 трактор, шул исәптән 130 куәтле трактор, 151 ашлык җыю комбайны, 41 азык җыю комбайны сатып алынды. Бүгенге көндә республикада техника белән уртача тәэмин ителеш 100 гектар чәчү мәйданына 159 ат көче туры килә».

Тәлгать Таһирҗанов машина-трактор паркын яңарту мөмкинлекләре турында сөйләде. Шул исәптән ташламалы лизинг, ташламалы инвестиция кредитлары, «Росагролизинг» АҖ программасы, «1432» федераль программасы һәм башкалар.

Аның чыгышыннан күренгәнчә, Татарстанда 20 мартка тракторларның техник әзерлеге - 90%, чәчкечләрнең – 97%, чәчү комплексларының – 81%, культиваторларныкы – 96%, катнаш агрегатларныкы – 90%.

«Продукциянең үзкыйммәтен төшерү һәм югары хезмәт хакы алу бары тик югары җитештерүчәнлек булганда гына мөмкин, – дип ассызыклады министр урынбасары. – Һәр тракторда икешәр механизатор эшләргә тиеш, бу эшчәнлекне 2 мәртәбә арттыра. Чаралар арасында шулай ук – техниканы ГЛОНАСС/GPS системалары, параллель йөртү приборлары һ.б.лар белән тәэмин итү».

Исегезгә төшерәбез, шундый семинар-киңәшмә 29 мартта – Алабуга муниципаль районында («Яңа Юраш агрофирмасы» ЯАҖ, Иске Юраш авылы Мәдәният йорты) һәм Тукай муниципаль районында – («Кама механикасы» МТҮ, Чаллы шәһәре), 30 мартта – Әлмәт муниципаль районында – («Кичүчат» ҖЧҖ, Кичүчат авылы Мәдәният йорты) узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International