27 - 28 мартта «Актаныш технология техникумы» ДАҺБУ базасында машина белән сыер саву осталары өчен курслар узды.
Курсларны Актаныш муниципаль районының башкарма комитеты җитәкчесе Энгель Фәттахов ачты. Ул сөт җитештерү күләмнәрен арттыру һәм эре мөгезле терлекләр авыруларын профилактикалауны уздыру мәсьәләләрен билгеләп үтте.
Укулар барышында савым терлекләрен карау һәм тукландыру, сыерларны бозулатуга әзерләү, саву аппаратларын эксплуатацияләү мәсьәләләре һәм башкалар каралды. Укуларда районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе һәм «Татлаваль» ЯАҖ белгечләре чыгышлар ясадылар.