Бүген Алабуга муниципаль районының “Яңа Юраш” агрофирмасы” ЯАҖ базасында авыл хуҗалыгы техникасын 2018 елгы язгы кыр эшләренә әзерләү мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсе узды. Чарада республиканың 15 районыннан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, механизация буенча консультантлары һәм авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре катнашты.
Семинар-киңәшмәдә Алабуга муниципаль районында Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илдус Әхмәтов чыгыш ясады. Ул район хуҗалыкларының техниканы язгы кыр эшләренә әзерләүнең барышы турында сөйләде.
Аннары нотык белән Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов чыгыш ясады. «Агымдагы ел – авыл хуҗалыгы продукциясенә бәяләрнең төшүе аркасында бик катлаулы, без куелган максатларга ирешү өчен хәлдән килгәнне барысын да эшләргә тиеш», – диде ул.
Тәлгать Таһирҗанов чәчү кампаниясен уңышлы уздыру өчен әзерлекнең барышы турында сөйләде. «Язгы чәчүне ике атна эчендә тәмамлау өчен республиканың агросәнәгать комплексының техник куәте җитәрлек, – диде ул. – Без ел саен 5-6 миллиард сумлык техника яңартабыз. Узган ел 409 трактор, шул исәптән 130 куәтле трактор, 151 ашлык җыю комбайны, 41 азык җыю комбайны сатып алынды. Бүгенге көндә республикада техника белән уртача тәэмин ителеш 100 гектар чәчү мәйданына 159 ат көче туры килә».
Тәлгать Таһирҗанов машина-трактор паркын яңарту мөмкинлекләре турында сөйләде. Шул исәптән ташламалы лизинг, ташламалы инвестиция кредитлары, «Росагролизинг» АҖ программасы, «1432» федераль программасы һәм башкалар. Узган ел 25 авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчесе ташламалы кредит белән 850 млн. сумлык техника алдылар.
Министр урынбасары әйтүенчә, бүгенге көндә АПК предприятиеләрендә 22 техника табигый газда эшли, шулардан яңа йөк автомобильләре һәм автобуслар – 166 бер., үзгәртелгәннәре – 86 бер. «Хәзер АПК предприятиеләре техникасын газга күчерү буенча республика программасы эшли. Ягулыкның бәясе арта бара, һәмбез без бу проблеманы хәл итү юлларын табарга тиеш», – диде нотыкчы.
Аның чыгышыннан күренгәнчә, Татарстанда 20 мартка тракторларның техник әзерлеге - 90%, чәчкечләрнең – 97%, чәчү комплексларының – 81%, культиваторларныкы – 96%, катнаш агрегатларныкы – 90%. «Туфрак эшкәртү комплексын һәм чәчү техникасын тулысынча кабул итү 9 апрельдән 13 апрельгә кадәр узачак», – диде чыгышын йомгаклап, Тәлгать Таһирҗанов.
Чара азагында катнашучылар “Яңа Юраш” агрофирмасы” ЯАҖенең машина-трактор паркын карап чыктылар, анда алар тракторларны һәм чәчү комплексларын һәм туфрак эшкәртү техникасын язгы чәчүгә әзерләүнең барышы белән таныштылар.
Киңәшмәнең икенче өлеше Чаллы шәһәрендә «Кама механикасы» МТҮ базасында узды. Бу предприятие барлык типтагы эчке ягулык двигательләрен капиталь ремонтлау, шулай ук иске детальләрне һәм торба компрессорларын төзекләндерү белән шөгыльләнә. «Республика АПКсында 3 меңнән артык чит илдән кайтарылган үзйөрешле техника бар, аларның двигательләрен һәм агрегатларын ремонтлауны дилерлар яңага алыштыру юлы белән башкаралар. Мондый ремонтның уртача бәясе 1,5 - 2 миллион сумга төшә, ә ремонтлап торгызганда – 300 мең сумнан артмый», – диде Тәлгать Таһирҗанов.