Болгар шәһәрендә авыл командалары арасында мини-футбол буенча Татарстан Республикасы чемпионатының финал ярышлары узды

2018 елның 1 октябре, дүшәмбе

2018 елның  27 - 30 сентябрендә Болгар шәһәрендә авыл районнарының ирләр командалары арасында мини-футбол буенча Татарстан Республикасы чемпионатының  финал ярышлары узды. Ярышларны Татарстан Республикасының «Сәламәтлек» XV авыл Спартакиадасы кысаларында «Уныш» физкультура-спорт  җәмгыяте оештырды.

Финал ярышларында  100дән артык кеше  катнашты.

Ярышлар йомгаклары буенча 1 нче урынны Мамадыш районы  командасы   алды,   2 нче   урында  – Спас районы командасы, 3 нче  урында  –  Саба  районы командасы. Ярышта җиңүчеләрне  кубоклар, медальләр,  дипломнар белән бүләкләделәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International