2018 ел башыннан бирле «Россельхозбанк» АҖенең Татарстан филиалы төбәктә сезонлы һәм урып-җыю эшләрен финанслауга 10 млрд. сум акча бирде, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 29%ка күбрәк, шул исәптән ташламалы кредитлау кысаларында – 7,6 млрд сум.
Кредит акчалары аграрийларга чәчүгә һәм урып-җыюга вакытында әзерләнергә, тиз арада орлыклар, техника, ягулык-майлау материаллары сатып алырга һәм башка оператив мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итте.
«Төбәк базарында сезонлы эшләрне ташламалы кредитлау сегментында филиалның өлеше 62% тәшкил итә. Россельхозбанк АПК предприятиеләренә кредит ресурсларыннан файдалануны арттыру буенча актив эш алып бара, бу агымдагы елда аграрийлар өчен ташламалы кредитлау механизмын гамәлгә кертү белән аңлатыла. Аны гамәлгә ашыруда Россельхозбанк төп финас оешмасы буларак эш итә», - дип сөйләде Банкның Татарстан төбәк филиалы директоры Ләлә Кудермәтова.