Бүген Казанда, Чаллыда, Зеленодольск районының Октябрьский поселогында авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәләре узды. Ярмаркәләрне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов йөреп чыкты.
Продуктларны һәм товарларны республиканың муниципаль районнарыннан авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре һәм АПК предприятиеләре китерде. Казан ярминкәләренә 44,9 млн. сумлык продукция китерелгән, Товар белән килгән машииналар саны – 614.
Казан ярминкәләренә 200 тоннадан артык бәрәңге, 130 тоннадан артык башка яшелчәләр, 32 тоннадан артык сыер ите, 8,5 тоннадан артык дуңгыз ите, 2 тонна сарык ите, 16 тоннадан артык кош ите, 306 тонналап ашлык, 67 тоннадан артык шикәр комы, 28 тонналап үлчәүле сөт китерелгән. Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре шулай ук казылык, йомырка, ярмалар, макарон әйберләре, он, бал, ак май, көнбагыш мае, сырлар, икмәк, балык һәм башка товарлар китерделәр.
Яңа Савин районында “Бәхетле” гипермаркеты алдында оештырылган ярминкәгә Югары Ослан һәм Кайбыч муниципаль районнары авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре үз продукцияләре белән килгән иделәр.
«Югары Ослан районы авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре ярминкәгә бәрәңге һәм яшелчә, сыер ите, кош ите, сөт, бал, ашлык һәм катнаш терлек азыгы алып килгәннәр. «Заря» агрофирмасы җиләк-җимеш сатты. Ярминкәдә шәхси хуҗалыклардан алып килгән продукция дә сатылды. Продукция белән 21 машина килгән иде», - дигән мәгълүмат бирде Югары Ослан районында Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рәшит Гобәйдуллин.